Кабул итүдә нурлатлылар юлларны ремонтлау, торак йортка керү һәм газ үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне күтәрделәр.
Нурлат районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге секретаре Дамир Ишкинеев җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы гражданнарны кабул итте.
Бу юлы җирле бүлекчә сәркатибенә 4 нурлатлы мөрәҗәгать итте. Алар юлларны ремонтлау, торак йорт подъездын ремонтлау һәм газ үткәрү кебек сорауларны күтәрде. Һәрберсе буенча аңлатмалар бирелде, ә ике сорау эшкә алынды.