21 июнь көнне кич 20 сәгать 30 минутта мемориаль комплекс территориясендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» патриотик акциясе уздырылачак.
Монда һәркем фронтка киткән һәм кире кайтмаган геройлар истәлегенә шәм кабызырга мөмкин.
22 июньдә иртәнге сәгать 09.00да «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында чәчәкләр кую һәм митинг узачак. Ә көндезге 12 сәгать 15 минутта Нурлат "Бер минут тынлык" Бөтенроссиякүләм акциясенә кушылачак.