Кичә "Ел эшкуары. Алтын эшмәкәрләр - 2024" конкурсы җиңүчеләренең исемнәре аталды.
Бүләкләү тантанасы Казанда Эшкуар йортында узды. Россия эшкуарлыгы көненә багышланган Конкурс «К;ече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә узды.
Республиканың иң яхшы йөз эшкуары исемлегенә өч нурлатлы Николай Блинов, Илнур Салахов һәм Андрей Сидимиров исеме кертелде. Өчесе дә инде берничә ел үз бизнесларын алып баралар, безнең районда гына түгел, ә аннан читтә дә алар үзләрен уңышлы, максатчан, амбицияле эшмәкәрләр буларак таныттылар.
Николай Блинов нурлатлыларга чәчәкләр үстерү хуҗалыгы җитәкчесе буларак таныш, аның ярдәмендә шәһәребез яздан көзгә кадәр якты төсләргә батып утыра, елдан-ел шәһәрне яшелләндерү географиясе киңәя.
Илнур Салахов 2021 елдан бирле бизнес алып бара, аның җитәкчелегендә «ТАТРИЭЛТСТРОЙ» җәмгыяте торак фонды объектларын һәм сәнәгать биналарын һәм корылмаларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү белән шөгыльләнә.
«Автоматизацияләнгән куркынычсызлык системалары» җәмгыятен оештыручы Андрей Сидимиров үз эшчәнлеген 2016 елдан бирле алып бара башлый. Җәмгыять электр монтажлау эшләрен, офисларны, сәүдә, бизнес үзәкләрен, медицина учреждениеләрен, торак комплексларын һ. б. ремонтлауны, бизәүне гамәлгә ашыра.