Нурлат гражданлык оборонасы буенча күнегүләр үткәрде

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Җомга, 4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкасы үтте. Ул ГОның оешуына 81 ел уңаеннан иде.
Тренировка өйрәнүләре Нурлатның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча идарәсе җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең тренировкаларның башлануын хәбәр итүдән тотынды: сигнал 6.02дә керде. Аннан 8.30да район Советында киңәшмә үтте, анда бурычлар куелды һәм гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү чараларын башкару буенча төп моментлар билгеләнде. Мәгълүмат җыюны, гражданнар оборонасы чараларына анализны тәэмин итүче контроль төркеме оештырылды.
Нурлатта Бөтенроссия тренировкалары уздыруга зур җаваплылык белән карадылар. Тренировкаларны үткәрү планында каралганча, шәһәрнең 2нче мәктәбе базасында индивидуаль саклану чаралары бирү пункты ачылды. Районда андый пунктлар 41әү иде.
Бу көнне тренировкада катнашучылар – авыл җирлекләре башлыклары, учреждение һәм службалар җитәкчеләре андый пунктның ниндирәк булырга тиешлеген үз күзләре белән күрә алдылар. Мәктәпнең спорт залы тренировкалар вакытына тулысынча сугыш чоры халәтенә күмелде: индивидуаль саклану чаралары бирү буенча звенолар эшләде, аларны бирү планы да бар иде. Биредә үк халыкка индивидуаль саклану чараларын бирү механизмы да, противогазны ничек итеп дөрес сайларга, аңардан ничек файдаланырга кирәклеге дә күрсәтелде.
Тренировканың икенче этабында лаборатор контроль күзәтүе челтәренең ничек эшләргә тиешлеге аңлатылды.
– Безнең район территориясендә химик сәнәгать предприятиеләре генә эшчәнлек алып бармый бит  әле. Бездә тимер юл станциясе дә бар, аның аша төрле йөкләр уза. Һәм авария, теракт яки башка гадәттән тыш хәл килеп туганда, аларда ничек эш итәргә кирәклеген белеп торырга кирәк, – диде янгын сагының Нурлат гарнизоны начальнигы Илһам Курамшин.
Бу участокта лаборантлар һава, туфрак анализының ничек алынуын күрсәттеләр.
– Лаборатор төркемнең максаты – тирә-як мохиттагы пычраткыч матдәләрне үзвакытында ачыклау, индексацияләү, – ди “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФДУЗы филиалы җитәкчесе Илдус Әхмәтҗанов.
Тренировкаларның чираттагы этабы Халыкның мәшгульлеге үзәгендә дәвам итте. Биредә убежищега керүнең бер мисалын, саклану урыннарының ничек җиһазланган булырга тиешлеген күрсәттеләр. Мондый корылмага күрсәткечләр бар, ә 65 квадрат метрлы бинаның үзендә урындыклар, медикаментлар куелган. Авыл җирлегендә мондый саклану урыны итеп базны файдаланырга була, диделәр. Тренировкаларның киләсе ноктасы план буенча аэропорт иде. Биредә күчмә туклану пункты урын алган: кыр кухнясы кайнар ризык, чәй әзерләде. Ашау-эчү өчен өстәл-урындыклары булган палатка корылды.
– Безнең район эвакокабул итүче булып тора, һәм сугышчан һөҗүм, авиаһөҗүм куркынычы чыкканда, Нурлат Бөгелмәдән, Лениногорскидан, Чистайдан 50000ләп кешене, шулай ук Ульяннан тимер юл эшчеләренең бер өлешен кабул итәргә тиеш. Алар исә авиа, авто, тимер юл транспорты белән килә ала, – диде Илһам Курамшин. – Шуннан соң эвакуацияләнгәннәрне шәхси секторга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, кирәге чыкса, эш кабинетларына да урныштырырга туры киләчәк.
Урнаштыру мисалын Иске Чаллыда күрсәттеләр, анда мәктәп базасында 20нче эвакуацион кабул итү пункты оештырылган иде. Биредә ПЭП оешкан структурасын, килүчеләрне каршы алу, аларга медицина ярдәме күрсәтү, җәмәгать тәртибен саклап тору мисалларын күрсәттеләр. Моның өчен мәктәп бинасында эвакуацион кабул итү пункты начальнигы, аның урынбасары, коммендант өчен дә бүлмәләр бүленгән. Каршы алу, кабул итү һәм вакытлыча урнаштырып тору, эвакуацияләнгән халыкны исәпкә алу, озату һәм озата бару, җәмәгать тәртибен саклау төркемнәре, ана һәм бала бүлмәсе, медицина пункты, белешмәләр өстәле оештырылган иде. Төркемнәргә исә җәмгысе 53 кеше җәлеп ителгән. Алар үз функциональ бурычларының ничек үтәлергә тиешлеген, шулай ук эвакуацияләнгән халыкны кабул иткәндә төркемнәрнең үзара эшләвен күрсәттеләр. Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Юрий Иванов әйтүенчә, әлеге эвакуацион кабул итү пункты Лениногорскидан 5591 кешене кабул итәргә тиеш икән. Өйрәнүләр бу пунктның яхшы әзерлектә булуын күрсәтте.
– Тренировканың максаты табигый һәм техноген төсмердәге гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, халыкның һәм гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерүдән гыйбарәт. Өйрәнүләргә тартылган барлык службалар да үз бурычларын үтәп чыктылар, – диде гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең Нурлат районы буенча әйдәп баручы консультанты Фәридә Борһанова 20нче ПЭП белән танышканнан соң.
Мондый укулар ел саен уздырыла. Бу юлы тренировкаларга җәлеп ителгән службалар гадәттән тыш хәлләр вакытындагы үз гамәлләрен тагы бер тапкыр чарладылар. Ә бу күнекмәләр – кышын бозланып катумы ул я булмаса язгы ташумы –  тормышта килеп туган теләсә нинди гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләгәндә дә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International