Башкарма комитет укучылар арасында Кубок уйнатты

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Быел райбашкарма комитеты призларына укучылар арасында беренче тапкыр волейбол ярышлары уздырылды һәм анда район мәктәпләреннән унҗиде команда көч сынашты.
Гимназиянең ике спорт залында көн буена сузылган турнирның ахыр нәтиҗәләре исә призлы урыннарның волейбол белән даими шөгыльләнүче мәктәпләргә эләгүен раслады. Әлеге укучыларның барысы да үз мәктәпләрендәге күнекмәләрдән тыш, балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә Вячеслав Лобов һәм Равил Тюкаев секцияләрендә йөриләр әле. Әлбәттә инде, мәктәптәге укытучыларының тырышлыгын да билгеләп үтү кирәктер. Мисал өчен, егетләр арасында җиңүче исеме яулаган 3нче мәктәпнең уңышында, һичшиксез, физкультура укытучысы Вахит Вәлитовның осталыгы һәм тәҗрибәсе дә зур йогынты ясады. Равил Тюкаевта шөгыльләнүче гимназистларның тырышлыгын, җиңүгә омтылышларын да күреп торды тамашачы һәм алар II урын алдылар. Ә менә III урын алган аграр техникум егетләре турында аерым телгә алу да артык булмас. Алар волейбол белән чагыштырмача соңрак шөгыльләнә башласалар да, бүген районда лидерлар арасында. Биредә тәҗрибәле тренер Вячеслав Лобовның кулы уйнаганы сизелеп тора. Гомумән, техникум җитәкчелеге спортка зур игътибар бирергә тырыша. Әнә, быелдан тагы бер оста тренер Александр Ермошкинны чакырып, каратэ секциясе дә ачып җибәргәннәр, моннан тыш, пляж волейболы мәйданчыгы корып маташалар. Шулкадәр көч куюлары бушка китми, әлбәттә. Мәсәлән, шул ук волейболчылар узган ел зона бәйгесеннән икенче урын алып каңтканнар иде. Бүген дә техникумнар арасындагы шундый ярышларга әзерләнеп яталар.
Кызлар арасында да ярышлар кискен көрәштә, кызыклы узды. Мәсәлән, шул ук гимназистлар монда да финалга кадәр җиттеләр, әмма хәлиткеч уен 2нче мәктәп (тренерлары Эмил Галләмов һәм Борис Борисов) файдасында тәмамланды һәм башкарма комитеты Кубогы аларга китте. III урында 9нчы мәктәп (тренерлары Фәнис Сафин).
Бу ярышларның төп асылы исә тиздән булачак республика беренчелекләренә команда туплау иде. Чөнки бу турнир нәтиҗәләре буенча җыелма командалар тупланачак һәм анда эләккән үсмерләр тиздән Мамадыш һәм Минзәләдә район данын якларга тиеш. Үзләренә кызыклы гына стимул да әзерләгәннәр икән: ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин әйтүенчә, тиздән волйеболчыларга өр-яңа формалар кайтырга тиеш икән һәм җыелма команда уенчылары республика бәйгеләренә өр-яңадан киенеп барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International