Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында быел тәүге тапкыр шашка бәйгесе дә уздырылды

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Быел өлкәннәр декадасы кысаларында узучы традицион шахмат турнирына оештыручылар шашка бәйгесен дә өстәргә булдылар. Шул рәвешле катнашучылар саны да саллы гына җыелды: егермедән артык шашка-шахмат сөюче көч сынашты ул көнне. Аннан, турнирның Картлар йортында бер дигән шартларда узуын да аерым билгеләп үттеләр уенчылар.
– Барысы да әйбәр итеп оештырылган: җылы, якты. Шуңа турнир буеннан-буена күтәренке рухта барды да, – дип үз тәэсирләрен уртаклашты шашка бәйгесенең баш хөкемдары Олег Павлов. Интернат-йорт директоры Евгений Савинов исә шулай кунаклар кабул итүенә үзенчә сөенде:
– Бездә яшәүче өлкәннәр өчен дә кызыклы бит бу, рәхәтләнеп тамаша кылдылар, кайберләре үзләре дә бәйгедә катнашты әле. Дөрес, осталарга каршы әлләни майтарып булмый инде, әмма бу очракта катнашуы да ни тора бит! – ди Евгений Кузьмич. Ә шашкада беренче урынны Алексей Матавин алды. Юрий Янилкин белән Николай Евлентьев II-III урыннарны бүлештеләр.
Шахмат турнирында унике кеше көч сынашты. Наил Әндәрҗанов белән Гали Усманов Чулпаннан кадәр үк килгәннәр. Шулай ук хатын-кызларның катнашуы да турнирга үзенчәлекле төсмер өстәде. Биредә призлы урыннарны Җәмилә Мингалиева белән Галия Мөхтәсимова алдылар. Ир-атлардан Сергей Анисимовка тикңнәр булмады. II-III урыннар Михаил Безруков белән Вячеслав Членовта.
– Өлкәннәр декадасында шахмат турнирын унбиш еллап уздырып киләбез инде. Һәм бу бәйгеләрнең һәрберсе дустанә рухта үтә һәм катнашучылары бу ярышларга асылда бер күрешеп, аралашып алу форсаты буларак карыйлар, – дип нәтиҗә ясады бу көнге бәйгегә баш хөкемдар Ринат Миннебаев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International