Чәчүлекләрдә яфрак авырулары ачыкланганда белгечләр үсемлекләрне биологик фунгицидлар белән профилактик эшкәртүне киңәш итә.
«Россельхозцентр»ның Татарстан буенча филиалы белгечләре агымдагы елның май аеның икенче атнасында 24,3 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерде. Фитомониторинг нәтиҗәләренә ярашлы, 8 майга бу чәчүлекләр көпшәләнүгә чыгу фазасында. Үсемлекләр саны 213дән 548гә кадәр, уртача 410 данә.
Көзге культураларны тикшергәндә яфраклы авырулар, ягъни ончыл чык барлыкка килә башлавы билгеләнде.
«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сүзләренчә, ончыл чык, мәсәлән, Алексеевск муниципаль районында 120 гектарда көзге бодайда табылган, зарарланган үсемлекләр проценты 1 процент тәшкил иткән, авыру үсеше – 0,1 процент.
"Чәчүлекләрдә яфрак авырулары ачыкланганда биологик фунгицидлар белән профилактик эшкәртү үткәрергә киңәш ителә", - дип хәбәр итте Гүзәл Хөсәенова. Үсемлекләрне фунгицид эшкәртүне 15 градустан югарырак температурада үткәрергә кирәк:
- куе чәчүлекләрдә;
үсемлекләрнең 35 проценты зарарланган вакытта көпшәкләнү фазасында;
башакланганчы.
Ончыл чык белән зарарланганда үсемлекләрнең яфракларының ассимиляция өслеге кими, хлорофилл җимерелә, сабаклар саны кими, яфраклар вакытыннан алда кибә, башаклар тоткарлана, башакның ешлыгы кими, бөртекләрнең сыйфаты түбәнәя. Уңыш җыю 15-35% ка җитәргә мөмкин, дип аңлаттылар учреждениедә.
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы.