«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында шәһәрдә тагын 13 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк.
Апрель аеннан башлап юлчылар һәм төзүчеләр программаны шәһәрнең берничә урамында гамәлгә ашыра башладылар һәм, әзерлек эшләреннән чыгып караганда, проектлар буенча ниятләнгәнне тормышка ашыру өчен тагын күп көч һәм акча салырга кирәк булачак әле. Бу хакта эшләр алып барыла торган йорт яны территорияләрен әйләнеп чыкканда сүз барды.
Идарәче компанияләр җитәкчеләре һәм Гыйматдинов урамындагы 80,82нче, Тельман урамындагы 9нчы, Синдряков урамындагы 25нче, Нефтьчеләр урамындагы 7,7а, 9нчы, Совет урамындагы 120нче, 122,124 нче йортларда яшәүчеләр, һава торышының начар булуына карамастан, район Башлыгы Дамир Ишкинеевны үз подъездлары янында каршы алдылар, алда торган үзгәрешләр йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән уртаклаштылар. Дамир Азатович төзүчеләргә бурычлар куйды, эшләрнең үтәлешен контрольгә алуны сорады һәм подрядчыларны темпларны киметмәскә һәм барысын сыйфатлы итеп эшләргә чакырды.
“Безнең ишегалды" программасының төп максаты-шәһәр халкы өчен уңайлырак, җайлырак шартлар булдыру. Бу микрорайоннарда яшәүчеләрнең теләкләрен һәм искәрмәләрен исәпкә алып, барысын да матур итеп кенә түгел, сыйфатлы итеп эшләргә дә кирәк», - дип билгеләп үтте Дамир Ишкинеев.