Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Җиңү көнендә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар белән очрашты

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Очрашу шәһәр Мәдәният сараенда чәй өстәле артында узды.

Сугышчылардан тыш, Дамир Ишкинеев белән һәлак булган якташларының гаилә әгъзалары да аралашты. Анда шулай ук Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.

Кыска вакытлы ялга кайткан солдатлар очрашуга чакыруны бик теләп кабул итәләр. Алар арасында Талип кушаматлы хәрби дә бар иде.

"Мин үзем башка төбәктән булсам да, безнең гаиләнең тамырлары монда, Нурлатта. Хезмәттәшләрем, фикердәшләрем белән очрашуга шат. Бүген минем белән хатын да килде. Ул волонтерлар төркеме составында 3 тапкыр махсус операция зонасында булды, сугышчыларга гуманитар ярдәм алып барды», – дип уртаклашты сугышчы.

Дамир Азатович хәрбиләрне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады, тизрәк өйгә әйләнеп кайтуларын, күк йөзенең тыныч булуын теләде. Котлауларга Александр Шадриков та кушылды.

Очрашуда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International