КИҢӘШМӘДӘ ОН-ЛАЙН АРАЛАШУ ДА БУЛДЫ

2013 елның 4 октябре, җомга
Нурлат районы авыл җирлекләрендә халыктан сөт җыючылар– хакимиятнең кече залында, авыл җирлекләре башлыклары–эш урыннарында, компьютер артында. Бүген, 4 октябрьдә район җитәкчелеге халыктан сөт җыюга кагылышлы сорауларны ачыклау һәм уртак фикергә килү максатыннан Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров киңәшмәне заманча итеп, киң аудитория катнашында үткәрде. Сөйләшүдә төп тема буларак күтәрелгән сөтнең халыктан сатып алу бәясе бүген республика җитәкчелегенең дә күз угында. Безнең 11 сөт җыючыбыз куйган бәяләр 11–13сум аралыгында икән. Эшмәкәрләрнең һәрберсе, билгеле, үз бәясен нигезләргә тырышты. Сөйләшүгә он-лайн режимда авыл җирлекләре башлыкларының да катнаша алуы мәсьәләгә объектив ачыклык кертергә булышты. Теманы уртага салып сөйләшү кирәк булган икән: проблемалар да ачылды, теләкләр дә җиткерелде һәм уртак фикергә дә киленде. Соңгысы янә дә бәягә кагылышлы иде:  авыл җитештерүчесен кызыксындыру һәм хуплау максатыннан, район җитәкчелеге тәкъдиме белән  хәзерге шартларда сөтнең килограммын 14 сумнан җыярга, дип килештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International