Нурлатта Марат Кәлимуллин истәлегенә хоккей турниры башланды

2013 елның 4 октябре, җомга
Бүген Нурлатның “Ледок” Спорт сараенда якташыбыз, 2011 елның сентябрендә авиаһәлакәттә һәлак булган “Локомотив” (Ярославль) командасы уенчысы Марат Кәлимуллинның истәлегенә багышлар хоккей турниры ачылды.
Бу турнир Нурлатта өченче тапкыр уздырыла инде һәм аның быелгысында “Ледок”ның ике командасы, Азнакай, Актаныш һәм Тольяттиның “Лада” командалары көч сынашачак. Турниры ачу тантанасында Маратның әтисе Нотфулла Кәлимуллин да катнашты һәм бу бәйгене оештыручыларга да, турнирга килүчеләргә дә олы рәхмәтен җиткерде. Турнирның җиңүчесе исә якшәмбе, 6 октябрьдә билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International