Нурлатта гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Биредә гаилә тормышы стажы – 55 ел булган Кычытканлыдан Гаяз һәм Зөлфә Шаһвәлиевләрне, Фома авылыннан Нурислам һәм Рәйсә Галләмовларны, шулай ук уртак тормышның алтын юбилярларын – Александр һәм Людмила Собольковларны, Әмир һәм Рәйсә Хуҗахановларны, Нурлаттан Юрий һәм Елена Ивановларны, Чуваш Мәнҗесеннән Виталий һәм Лариса Булатовларны котладылар.

Аларны гаилә елъязмасында истәлекле дата белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин котлады.

"Сезнең өлешегезгә бик күп кыенлыклар төшкән. Сугыштан соңгы еллар, үзгәртеп кору чоры, сез барлык сынауларны узып, кулга- кул тотынып, гаилә учагын саклап калдыгыз. Сез үсеп килүче буын өчен, безнең өчен ориентир булып торасыз. Балалар һәрвакыт әти-әниләренә, әби-бабайларына карыйлар, үрнәк алалар. Без Сезгә зур рәхмәт белдерәбез һәм баш иябез», – дип билгеләп үтте Әсгать Касыймович.

Җылы теләкләр белән ул һәр гаилә парына истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.

Чара районның үзешчән артистларының музыкаль номерлары белән дәвам итте. Юбилярларның туганнары һәм якыннары җавап сүзе белән чыгыш ясадылар, алар чараның төп кунакларына чын күңелдән теләкләрен һәм котлауларын җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International