20 апрельдә «Омтылыш» студиясендә шөгыльләнүчеләр Әлмәт шәһәрендә узган нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» ачык турнирында катнашты.
Яшь гимнастлар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Радмила Дмитриева һәм Сәминә Хәбибрахманова үз программаларын лаеклы күрсәтеп, ышанычлы җиңү яуладылар һәм пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр.
Иң кечкенәләр Стефания Сторожук һәм Василиса Осипова өченче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 4 яшьлек Стефания Нурлатка Самара өлкәсенең Кошки авылыннан килеп йөри.
"Барлык кызлар да дулкынлануны җиңәргә, үз программаларын бик яхшы күрсәтергә тырыштылар. Аларның үзсүзлелеген һәм максатчанлыгын күреп, һәркайсы белән горурланам», – дип билгеләп үтте тренер Зифа Сәгъдиева.