Нурлатның "Грани" мәдәни - ял үзәгендә «Герой балалар» дип аталган тематик интерактив дәрес үткәрделәр

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Тагын бер айдан илебез Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Ә бу нинди көн? Нинди җиңү турында сүз бара? Бу хакта укучылар белән мәдәни-ял итү үзәге хезмәткәрләре сөйләште. Дәрес бик җанлы, кызыклы һәм эчтәлекле үтте. 45 минут эчендә укучылар Бөек Ватан сугышы тарихыннан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, Советлар Союзы геройлары: Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова һәм Валя Котик батырлыклары турында белделәр, уен формасында хәрби техника сурәтләнгән рәсемнәр җыйдылар, уяулыкны тикшерү өчен постлар куйдылар, «Геройны таны» викторинасында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International