Би Күлендә барлык авыл халкы өчен ифтар үткәрделәр

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Иршат Зәйнуллин һәм Фаил Җәббаров оештырган мәҗлескә 160тан артык кеше җыелган.

Рамазан аеның 21нче көнендә Би Күле мәдәният йортында зур ифтар мәҗлесе оештырылды, анда авылның барлык халкы, шулай ук күрше авыллардан һәм Нурлат шәһәреннән кунаклар чакырылды. Авылдашлар өчен Ифтар мәҗлесен җирле КФХ башлыгы Иршат Зәйнуллин һәм авылдан чыккан, Самара шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Фаил Җәббаров үткәрде.

Би Күлендә мондый ифтар мәҗлесе инде традицион булып киткән дип әйтергә була. Быел ул дүртенче тапкыр узды. Авыз ачканнан соң мөселманнар җәмәгать  намаз укыганнар, вәгазьләр тыңлаганнар, Коръән сүрәләрен укыганнар. Авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова җитәкчелегендә җыелучылар өчен бай табыннар әзерләделәр. Сәламәтлекләре аркасында чарага килә алмаган кешеләр өчен төрле сыйлар белән төшке аш-боксларын тарату оештырылды.

Чара ахырында кунаклар Иршат Зәйнуллин һәм Фаил Җәббаров гаиләләренә, шулай ук ифтар-мәҗлес оештыруга үз өлешләрен керткәннәргә рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек һәм изге теләкләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International