Нурлатта мобилизацияләнгән сугышчыларның балаларына бүләкләр тапшырдылар

2024 елның 31 марты, якшәмбе

Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлекчәсенең Нурлат бүлеге «РЦ» АСКОН - Поволжье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компаниясе белән берлектә мобилизацияләнгән сугышчылар гаиләләрендәге балаларга ярдәм күрсәтү буенча гуманитар миссия үткәрде.

Чара Шәһәр мәдәният сараенда һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев ярдәме белән узды.

Җирле бүлек җитәкчесе Ришат Сафиуллин, Актив озын гомер үзәге җитәкчесе Анжела Закирова балаларга бүләкләр - уен җыелмалары тапшырдылар. Шулай ук иң бәләкәйләр  өчен аниматорлар чыгышы оештырылды. Бу чарада актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге әгъзалары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International