Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Кайгырту җылы сүздән башлана
2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
25 сентябрьдән районда Өлкәннәр ункөнлеге бара.
Гомер көзләренә кергән олыларыбызга кояш нуры кебек җылылык, яктылык китерә торган кайгырту, хөрмәт, ярдәм күрсәтүгә чакырылган игелекле көннәр бу. Әти-әниләребезнең ешрак хәлен белергә, әби-бабайларыбызга күчтәнәчләр өләшергә, остазларыбызны искә алырга, ветераннарыбызга тагы бер кат рәхмәт әйтергә бик матур форсат. Бераз гына зарланып алсалар да тыңларга авырсынмыйк, хәлдән килгәнчә проблемаларын хәл итәргә булышсак та әйбәт булыр. Район күләмендә алар өчен үткәрелә торган күптөрле чараларны гына түгел, үз якыннарының игътибарын да көтеп алалар бит алар. Әнә, сишәмбе көнне Нурлат картлар интернат-йортында Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюровның килүенә дә ничек күңелләре булды өлкәннәрнең: рәхмәт, хәл белешәсез, диделәр (рәсемдә). Шифаханәдәге шикелле бар уңайлыкларда гомер кичерүче бу өлкәннәргә дә бары игътибар, хәл-әхвәл сорашу гына кирәк икән.
Визитка кадәр районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының киңәшмәсендә дә сүз сөреше шул юнәлештә барды. Бүген безнең районда сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары 103әү яши. Еллар аяусыз, ә олыларның гомер исәбе көннәр белән бара. Шуңа да сугыш һәм тыл ветераннарына, толларга, блокада мәшһәрен кичерүчеләргә ихтирам, аларның социаль хокукларын тормышка ашыру, көнкүреш проблемаларын хәл итүне эченә алган район планында чаралар датасы инде бүгеннән, иртәгедән билгеләнгән. Аны җентекләп бәян иткән райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина да, үз тармаклары буенча өстәмә чыгыш ясаган җаваплы социаль служба җитәкчеләре дә бар нюансларны истә тотарга тырышканнар. Районда бу уңайдан тупланган эш тәҗрибәсе дә искә алынмый калмады. Район планындагы эшчәнлекнең юнәлешләре исә төрле: киң спектрда социаль мәнфәгатьләрнең үтәлешен тәэмин итү, өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту, аларның тормыш үрнәген патриотик тәрбия бирүдә файдалану, буыннар эстафетасы, волонтерлык хәрәкәте, хәтер вахтасы, эзләнү эшләре... Ә менә максат бер: Җиңүне якынайткан һәр кеше аерым эчкерсез кайгырту тойсын, олыгайган көннәрен илебезнең, республикабызның, районыбызның һәм дә якыннарының ихтирамына тиенсен. Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров та, анда катнашкан республика баш санитар табибы Марина Патяшина да йомгаклау сүзләрен шул фикер белән тәмамладылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз