Район җитәкчелерге Әминә әбине 100 яшҗлеге белән котлады

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
“Сез әле бик матур икәнсез, күз тимәсен!”
диде Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров 100 яшьлек Әминә әби Салахованы юбилее белән котлап. Гөлләр тулы нурлы өендә улы, оныклары, оныкчыклары арасында мул табын артында бәйрәмен каршылаучы әби, чыннан да, олыларча матур иде бу көнне. Күрәсең, кешене шулай игътибар һәм ярату яшәртә, бизидер. Бу көнне юбиляр район җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткереп, исәнлек, уңышлы эшләр теләп дога кылды, үз аягы белән подъезга ук чыгып аларны озатып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International