Нурлатка 30 сентябрьдән 5 көн көндез телетапшыруларсыз яшәргә туры киләчәк.

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Бу цифрлы җир өсте күрсәтү челтәрен төзү эшләре башлану белән бәйле.Элемтә, мәгълүматый технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстандагы идарәсе хәбәр итүенчә, 30 сентябрь– 4 октябрь көннәрендә иртәнге 8дән кичке 6га кадәр “Беренче канал”, “Россия 1”, “Россия 2”, “Россия К”, “Петербург 5 канал”,”НТВ”, “ “Татарстан–яңа гасыр” телевидениесе” телеканалларын һәм “Радио России”, “Татарстан–яңа гасыр” радиосы” радиоканалларын трансляцияләүче эфир тапшыргычларының эше тукталылып торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International