Нурлат Тын океан флотының Б-394 су асты көймәсен шефлыкка алды

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Нурлат районының Тын океан флотының зур дизельле-электрлы Б-394 су асты көймәсен шефлыкка алуы турындагы килешүгә 25 сентябрьдә кул куелды. Бу хакта “Дуслык” газетасына Владивостоктан телефон аша райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин хәбәр итте.
– 25 сентябрьдә Тын океан флоты су асты көймәләренең 19нчы бригадасында килешүгә кул кую тантаналы шартларда узды. Анда Нурлаттан миннән тыш, район хәрби комиссары Радик Саймуллов та катнашты. Ә иртән безнең делегация су асты көймәсе моряклары белән очрашты. Кунакларны су асты көймәсе командиры, 2 ранг капитаны Андрей Бодак сәламләде. Очрашуда Приморье татарлары һәм башкортларының “Туган ил” Пиморье иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов та катнашты. Ул корабль экипажына плазмалы телевизор бүләк итте. Килешүгә тантаналы төстә кул куелганнан соң, татар милли ризыклары белән чәй өстәле әзерләнгән иде. Нурлат районы комиссары Радик Саймуллов су асты морякларының бриагада командиры Андрей Бардовскийга Тын океан флотына Нурлат районыннан иң яхшы биш егетне хәрби хезмәткә җибәрергә вәгъдә итте, – дип хәбәр итә Владивостоктан Әнәс Нәбиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International