Өшүнең һәм бөтен тәннең туңуының билгеләре:
-тире агарган-зәңгәр төстә;
- температураны, тиюне һәм авыртуны сиземләве юк яки кискен кимегән;
- бөтен тән туңганда кеше сүлпән, тирә-юньгә ваемсыз, аның тире капламнары төссез, салкын, пульсы еш, артериаль басымы төшкән, тән температурасы 36 С тан түбән.
Өшегәндә беренче ярдәм.
- Иң башта өшегән урынны җылы бүлмәдә җылытырга кирәк. Өшегән җирнең җылынуы эзлекле рәвештә, әкрен, күбесенчә пассив булырга тиеш.
Өшегән җирләрне куллар белән, тукыма белән, спирт белән һәм бигрәк тә кар белән уарга ярамый!
- Зыян күргән кешене җылы юрганга төрергә
- Зыян күрүчегә күп итеп җылы эчемлек - мәсәлән, татлы чәй бирәләр.
Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да гел машинада йөрсен.