Нурлатта хакимият алышынды

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Узган атнада шәһәр Советы депутатлары чираттаны тыш XXIV сессиядә чораштылар. Анда ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Малюков катнашты.
Көн тәртибенә Нурлат башлыгы Наил Шараповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, аның, шулай ук Марат Фәрраховның депутатлык вәкаләтләрен туктату турындагы мәсьәләләр куелган иде. Сүз депутат Юрий Терентьевка бирелде. Ул Наил Шараповның район башлыгы постындагы хезмәтләрен билгеләп үтте. Наил Шакирович, үз чиратында, җәмәгатьчелекне район җитәкчелегенә алынган Равил Кузюровка ярдәм итәргә чакырды: “Ул – яшь, энергияле, республика дәрәҗәсендәге идарә итю мәктәбен узган”, – диде Н.Шарапов.
Депутатлар көн тәртиенә куелган мәсьәләләрне һәммәсе буенча да тиешле карарлар чыгардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International