Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
РАВИЛ КУЗЮРОВ: “ТӨП БУРЫЧЫМНЫ АЛЫНГАН КУРСНЫ ҮСЕШТӘ ДӘВАМ ИТҮДӘ КҮРӘМ”
2013 елның 20 сентябре, җомга
Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов, алты елга якын эшләгәннән соң, вәкаләтләрен туктатты.
– Тормыш шулай инде: килү бар, китү бар, – диде Нурлат муниципаль районы Советының XXXIII сессиясендә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
– Әле кайчан гына шушы ук составта сессия үткәреп, районның социаль-икътисади үсешенә югары бәя биргән идек. Боларның һәммәсендә, әлбәттә, район башлыгының шәхси хезмәте, һөнәрмәнлегенең өлеше зур. Бүген мин Наил Шакировичка нәтиҗәле хезмәте өчен республика Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән, үз исемемнән олы рәхмәтемне белдерәм һәм аның киләчәктә дә үз җирендә лаеклы хезмәт итәсенә шикләнмим, уңышлар телим. Әмма тормыш без уйлаганнан катлаулырак, һәр чор безнең алга бурычларның яңаларын куя. Шуңа хакимияткә алмаш килүне һәркем аңлап кабул итәргә тиеш. Район башлыгы вазифасына тәкъдим ителәсе кандидат – район дәрәҗәсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә күп тармакларда җаваплы хезмәтләр башкарган, яшь булса да, тәҗрибә туплаган кеше. Сез аның да ныклы терәге булырсыз дип уйлыйм, - диде Фәрит Хәйруллович.
Сессиядә депутатлар корпусы исеменнән чыгыш ясаган район Советы депутаты Аркадий Клементьев Наил Шакировичка мөрәҗәгать итеп, депутатларның гына түгел, тулаем район халкының да уртак фикерен җиткерде.
– Сез район башлыгы постында үз туган җирегезгә, халкыгызга намуслы хезмәт иттегез. Зур кешелеклелек, тәрбиялелек, киңәшеп эшли белү нәтиҗәсендә халык Сезне үз итте, барлык башлангычларыгызда бердәм булды. Алты елга якын эшләү чорында һәр елны 30ар мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, зур капиталь ремонт программасы үтәлде. Без Сезнең корылык шартларын, табигый аномаль күренешләр белән сынау чорын халыкка авырлык китермичә үтүегезнең шаһиты булдык, – диде Аркадий Леонтьевич аңа нурлатлыларның рәхмәтен җиткереп.
– Алты елга якын вакытта районда башкарылган эшләрне без сезнең белән, сезнең булышлык белән гамәлгә ашырдык. Ә яңарышлар башында Республика Президенты Рөстәм Миннехановның, Хөкүмәт җитәкчелегенең халык тормышын яхшыртуга йөз тоткан программалары торды. Мин бүген аларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен, аңлашып эшләвебез өчен депутатлар корпусы һәм район халкына да ихтирамым чиксез, – диде ул. – Мин шунда яшәдем, эшләдем, гомеремнең калган өлешен дә сезнең арагызда районыбыз хакына хезмәттә үткәрергә җыенам. Яңа район җитәкчесе белән дә шулай бердәмлектә эшләрбез дип уйлыйм, – диде Наил Шакирович җавап сүзендә.
Әлегә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак Равил Кузюровның чыгышы кыска булды.
– Нурлат районы – республикада алдынгы районнарны берсе. Биредә ныклы инфраструктура булдырылган, социаль-икътисади бурычларны гамәлгә ашыру өчен күп эшләр башкарылган, көчле җитәкчеләр командасы тупланган. Төп бурычымны әлегәчә алынган курсны алга таба да үсештә дәвам итүдә күрәм. Сезнең һәммәгезнең ярдәменә исәп тотам, – диде Равил Афраимович.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз