Күптән түгел генә мәктәпкәчә белем учреждениесендә Яшь журналистлар мәктәбе эшли башлаган.
Өлкән төркемгә йөрүче 8 бала журналистика нигезләрен Юлия Кунакова җитәкчелегендә зур теләк һәм кызыксыну белән өйрәнә.
"Сабыйлар балалар бакчасындагы һөнәрләр белән таныштылар һәм фотосурәтләр һәм рәсемнәр ярдәмендә беренче буклетлар чыгардылар инде», – дип уртаклашты балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Елена Ферафонтова.
Бүген балалар тәрбиячеләре белән «Нурлат-информ»да булдылар.
«Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы һәм Нурлат телевидениесе журналистлары эшчәнлеге турында аларга «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе-баш мөхәррир Резеда Гиняева сөйләде. Ул алар өчен экскурсия дә үткәрде.
Балалар кабинетлар буйлап йөрделәр, Нурлат-ТВ студиясендә булдылар, телевизион сюжетларның монтажлануын һәм газетаның чыгуын күрделәр, журналистлар белән таныштылар һәм аралаштылар, аларга рәхәтләнеп кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ә очрашу ахырында үзләренчә кечкенә генә нәтиҗә дә ясадылар.
“Сезнең эшегез бик кызыклы икән”, – диделәр алар “булачак хезмәттәшләренә".