«Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 6 нурлатлы мөрәҗәгать итте.
"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм көне узды. Көн дәвамында Нурлат районының 6 кешесе партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итте. Аларны эш туктатылганнан соң пенсия күләмен арттыру, пенсия тупланмаларын инвестицияләү, ана капиталы акчаларын куллану, милекне бүлү, мирасны рәсмиләштерү һәм Пенсия счетына арест салынуга кагылышлы мәсьәләләр борчый.
Нурлатлыларга ТР буенча ОПФР клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Мәхмүдова, нотариус Ирина Щекач, адвокат Елена Чугунова консультация бирде. Алар барлык сораулар буенча җентекле аңлатмалар бирделәр.