Дамир Ишкинеев Татарстан Православие җәмәгатьчелеге Форумында катнашты

2023 елның 24 ноябре, җомга

Казанда ТР православие җәмәгатьчелегенең Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган V Форумы узды.

Форум эшендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

Составына Нурлат округы Благочиниесе вәкилләре кергән Нурлат районы делегациясен, район һәм шәһәр Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкләде.

Форум утырышында рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, рухи белемне һәм гомумән православиене үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Билгеләп үтәсем килә, безнең районда төрле милләт һәм дин кешеләренең Берләшкән җәмгыяте яши. Нурлат Благочиниесе белән хезмәттәшлегебез ныгый гына барыр дип өметләнәм",-дип язган Дамир Азатович үзенең телеграм-каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International