Сезне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры белән очрашуга чакырабыз

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

«Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин белән очрашу узачак.

Җитәкчеләрне, гаилә кыйммәтләрен саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, ана һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшләүче профильле НКО вәкилләрен чакырабыз.

Очрашу 2023 елның 28 ноябрендә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәрендә ТР Иҗтимагый палатасында Батурин урамы, 7а, 137 каб адресы буенча узачак.

Алдан теркәлү кирәк https://forms.yandex.ru/u/655c909ee010db018049c3a6

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International