Бүләкләү тантанасы Җирлекара үзәк китапханәдә узды.
Быел «Җәлил укулары» VI Халыкара шигырь укучылар әдәби конкурсының муниципаль этабына 50дән артык видеоролик килгән. Нурлатлылар танылган татар шагыйренең әсәрләрен татар, рус, чуаш телләрендә башкардылар, гимназия укучылары «М.Җәлил шигырьләренә җыр» номинациясендә катнаштылар. Иң яшь катнашучыга – 5, иң олы катнашучыга – 60 яшь.
"Муниципаль этап Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге һәм үзәк китапханә белән берлектә алтынчы тапкыр үткәрелә. Балалар бик актив катнашалар. Муниципаль этапка гаризалар онлайн-форматта дүрт номинация буенча кабул ителде. Комиссия аларның һәрберсе буенча җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. Шулардан конкурсның республика этабына без гимназиянең 5 сыйныф укучысы Адел Әхмәдиев һәм 2нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Гөлназ Гатинаның эшләрен тәкъдим иттек. Эшләрне бәяләгәндә без татар милләтеннән булган катнашучыларның Муса Җәлил әсәрләрен туган телдә башкаруларына игътибар иттек.
Узган ел без призерларны һәм җиңүчеләрне электрон дипломнар белән билгеләп үттек, быел исә алар өчен бүләкләү тантанасын оештырырга һәм аларны бергә җыярга булдык, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.
Җиңүчеләр һәм призерлар гына түгел, аларның укытучылары, әти-әниләре, әби-бабалары катнашында узган чараны Әлфия Галәүтдинова һәм Җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова ачты. Алар җыелучыларны җылы сәламләделәр, аларга ихлас теләкләр белдерделәр һәм җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырдылар.
"Нәкъ менщ китапханәдә шигырьләр яңгырарга тиеш бит инде, шуңа күрә без бу бәйрәмнең бездә узуына бик шат. Быел конкурс шигырьләре репертуарының киңәйүе сөендерә, катнашучылар төрле әсәрләрне сайлаганнар», – дип билгеләп үтте Роза Харисовна.
Финал 2023 елның 15-25 декабрендә онлайн режимда узачак. Финал җиңүчеләре һәм призерлары 2024 елның февралендә Казанда узачак Гала-концертка чакырылачак.