2023 елның 23 ноябренә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

23 ноябрь Нурлат районында болытлы, көндез аязучан болытлы һава булачак. Көндез бераз кар явар дип көтелә. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал.

Көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба юнәлеше үзгәрүчән 7-12 м/с тизлектә җил, төнлә һәм иртән урыны белән 15-18 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-12˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -10..-12˚.

Юлларда кар, бозлавык саклана.

Чыганак: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International