Олег Морозов: "Нурлатта тормыш үзгәрә һәм ул яхшы якка үзгәрә"

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Нурлат районына чираттагы эш визиты кысаларында район активы белән очрашты.

Бүген утырышлар залында Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессиясе узды, анда депутатлар Совет рәисе Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә берничә мәсьәләне карадылар. Депутатлар җир кишәрлекләре бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә, Нурлат муниципаль районы Советының «Муниципаль берәмлек милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында» карарына үзгәрешләр керттеләр, Иҗтимагый совет әгъзаларын, Нурлат шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен һәм Нурлат шәһәренең Генераль планын расладылар.

Сессия эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Үз чыгышында Олег Морозов нурлатлыларга үзенең депутатлык эшчәнлеге турында сөйләде, кабул ителгән федераль бюджет үзенчәлекләренә, Россия икътисады үсешенә тукталды.

"Нурлатка килгән саен, шәһәр һәм районның ничек үзгәрүен күрәм. Бүген, хәтта кыска вакытлы  сәфәрем вакытында да, яңа гына ремонтланган хәрби комиссариат бинасын, яңа артезиан чишмәсеннән шәһәрне су белән тәэмин итүнең яңа системасын күрергә өлгердем. Якын арада Нурлатта эчә торган чиста сыйфатлы су проблемасы хәл ителәчәк. Яңа заманча шәһәр киңлеген карадым. Күз алдында, Нурлатта тормыш үзгәрә һәм ул яхшы якка үзгәрә", - диде ул.

Очрашу ахырында Дамир Ишкинеев барлык нурлатлылар исеменнән Олег Викторовичны юбилее белән котлады. Биредә районның сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен нурлатлыларга рәхмәт хатлары да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International