Бүген Нурлатта Кариев урамында яңа иҗтимагый киңлек – бульвар ачылу тантанасы булды.
Кайчандыр буш булган урам участогы хәзер җирле кызларның һәм малайларның яраткан ял итү урыны булып тора. Яңа бульвар төзелешенең беренче чираты, агымдагы ел башында башланган, инде тәмамланды да. Нурлатлыларны бу мөһим вакыйга белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котлады. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында ул җәмәгать киңлеген карап чыкты, якындагы йортлардагы балалар белән аралашты.
"Бу бульвар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Төзүчеләр намус белән эшләделәр, бу микрорайонда яшәүчеләргә монда ял итү уңайлы булыр дип өметләнәм. Бульвар төзелешенең беренче этабы буенча 25 миллион сум акча тотылган. Киләсе елга эшләр дәвам итәчәк, без бу бульварны мәчеткә кадәр төзекләндерәчәкбез, шулай ук төзелешнең өченче этабы да планлаштырыла, аның кысаларында урамның каршы ягы үзгәрәчәк», – диде Дамир Азатович.
Дамир Ишкинеев биредә бүләкләү тантанасын да үткәрде. Нурлат районы Башлыгының Рәхмәт хатын ул подряд оешмасының йөк төягеч машинисты Камил Сингатуллинга тапшырды.
Яңа кечкенә архитектура формалары, спорт тренажерлары һәм уен комплекслары балаларга бик тә ошады. Шушы урамда яшәүче 9нчы шәһәр мәктәбе укучылары Альбина Дәүләтшина һәм Адель Абдурахманов үз фикерләрен әйтергә ашыктылар.
"Йорт янында шундый искиткеч мәйданчык барлыкка килүе бик уңайлы. Монда һәркем үзенә ошаган шөгыль табар дип уйлыйбыз: кечкенә балалар да, яшүсмерләр дә, хәтта өлкәннәр дә. Балачагыбызны бәхетле иткән өчен өлкәннәргә рәхмәт", - дип уртаклаштылар алар.
Бульварны ачу бәйрәме балалар өчен мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән саф һавада уеннар белән дәвам итте.
Шул ук көнне Олег Морозов Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә Нурлаттагы суны фильтрлау станциясе блогы территориясендә төзелеш эшләре барышы белән дә танышты.