Шушы көннәрдә үзәк китапханәнең яшь укучылары «Солдат өчен йөрәк» дигән зур хәйрия проектында катнаштылар.
Проект махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу бөтен Россия буенча мастер-класслар сериясе, анда балалар фетр эшләнмәләреннән безнең солдатлар өчен талисман кебек йөрәкләр тегәләр, аларны декоратив төймәләр белән бизәп куялар. Балаларның кул эшләнмәләрен волонтерлар хәрби госпитальләрдә таратачаклар, шулай ук фронтның барлык сугыш барган юнәлешләренә тапшырачаклар.