Нурлатта “СВО мәсьәләләре буенча ярдәм үзәге" проекты кысаларында кабул итү узды

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Нурлат районында яшәүче ике кеше кабул итүгә мөрәҗәгать итте.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «СВО мәсьәләләре буенча ярдәм үзәге» проекты кысаларында гражданнар кабул ителде. Кабул итү «Ватанны саклаучылар» фондының Нурлат филиалы белән берлектә оештырылды.

Кабул итүгә ике нурлатлы килде. Махсус хәрби операциядә катнашучы җирне рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Ә хәбәрсез югалган сугышчының әнисе аны рәсми рәвештә һәлак булган дип тануда ярдәм сорады.

Кабул итүгә хәрби комиссариат, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы һәм Башкарма комитетның архитектура бүлеге белгечләре чакырылган иде. Алар аңлатмалар бирделәр һәм бу сорауларны да эшкә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International