Бүген Нурлат ТВ коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

«Нурлат ТВ» коллективы – бүгенге көндә үз традицияләре булган 23 ел дәвамында эфирда эшләүче бердәм коллектив.

 

Нурлат телевидениесе иң актуаль һәм мөһим темаларны оператив яктыртуны максат итеп куя, камилләштерүгә омтыла, атна саен 7 сәгатьлек телепрограмма трансляцияли.

Бүген җирле телевидение тапшыруларын барлык социаль челтәрләрдә карарга мөмкин, моннан тыш, атна саен дистәдән артык сюжет Татарстан-24 телеканалында күрсәтелә, Нурлат яңалыклары бөтен республикага һәм башка телеканаллар аша трансляцияләнә. Ә иртәгә, 22 ноябрьдә, 7971нче тапкыр «Нурлат ТВ» эфирга чыгачак.

Бүгенге көндә телевидение хезмәткәрләренең эшен күпкә җиңеләйтә торган техник прогресска карамастан, телевидениедә төп геройлар булып кешеләр кала бирә.

"Нурлат ТВ" коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм зур иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International