Нурлатта «Каршы як полосасы» акциясе башлана

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Бүгеннән, 21 ноябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Нурлат районында да «Каршы як полосасы» оператив-профилактик чарасы старт ала.

Аның кысаларында Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлекчәсе хезмәткәрләре район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләренең авырлыгын киметү максатыннан берничә рейд чаралары үткәрәчәк. Нурлат автоинспекторлары автомобиль хуҗаларын юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Профилактика чарасы 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International