Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле кар яву сәбәпле шторм кисәтүе игълан итте

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр республика буенча явым-төшем күләме айлык норманың яртысыннан артыгын тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 20 ноябрь ахырында һәм кичендә, 21 һәм 22 ноябрьдә тәүлек дәвамында, шулай ук 23 ноябрь төнендә һава шартларының шактый начарлануы турында хәбәр итә.

20 ноябрь кичендә, шулай ук 21 ноябрь төнендә һәм көндез көчле кар һәм дымлы кар, көндез республиканың көнчыгышында бозлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән дымлы бик көчле кар явуы көтелә.

Моннан тыш, урыны белән томан, төнлә һәм иртән 15-18 м/с көчле көнчыгыштан җил һәм 500 метр һәм аннан да азрак күз күреме начарлану белән буран чыгуы, көндез урыны белән юлларда бозлавык булуы фаразлана.

Һава температурасы төнлә -2..-7° тәшкил итәчәк, көндез -3°дан +1 ° га кадәр. Юлларда кар көртләре, , көчле бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Чәршәмбе, 22 ноябрьдә, шулай ук уртача һәм көчле явым-төшемнәр булачак: кар, дымлы кар, урыны белән бозлы яңгыр явуы көтелә.

Көнбатыш районнардан башлап, җил 15-20 м/с кадәр көчәячәк һәм буран чыгуы көтелә. Температура

 -1°дан -6 ° С кадәр тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 23 ноябрьдә, циклон төньяк-көнчыгышка киткәннән соң, республикада һава торышы аның тыл өлеше йогынтысы тәэсирендә формалашачак.

Төнлә кар, буран һәм көчле җил сакланачак. Көндез бераз кар явачак. Температура -8..-13°кә кадәр төшәчәк.

Чыганак: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International