Инфекциянең чыганагы-авыру кеше. Кызамык тиз иярә. Авыру кеше белән кыска вакытлы булса да элемтәдә булган кешеләр зарарлана. 1 авырудан 18 кеше авыру йоктыра ала.
Клиник яктан кызамык 40 градуска кадәр югары температура, салкын тию, конъюнктивит белән уза. Авыруның 4-5 көненнән башлап сыткы белән каплана. Сыткылар башта колак артларында, биттә һәм муенда, аннан соң күкрәк һәм гәүдә, аннары кулларда һәм аякларда барлыкка килә.
Кызамык белән авырганнан соң килеп чыккан авырулар кызамык турында җиңел узучы авыру буларак ялгыш фикерне юкка чыгара. Кызамык белән авырган һәр 15 кешедә авырлыклар туа. Колак ялкынсынуы (отит), борын куышлыклары ялкынсынуы (гайморит), үпкә ялкынсынуы (пневмония), шулай ук баш миенә төзәтеп булмый торган зыян китерүче баш мие тышчалары ялкынсынуы (энцефалит авыруы) барлыкка килергә мөмкин. Эпилептик ялкынсыну, күзнең мөгезкатлавының зарарлануы һәм сукыраю ихтималы, ишетү сәләтен югалту һ.б. мөмкин. Авыруның үлем нәтиҗәләре дә була.
Кызамыкка каршы махсус дәвалау юк. Кызамыкны кисәтүнең бердәнбер ышанычлы ысулы-иммунизация уздыру. Яшәү урыны буенча медицина оешмасында авыруга каршы прививкаларны Россия Федерациясенең кызамыкка каршы прививкалар алмаган, профилактик прививкаларның Илкүләм календаре нигезендә мәгълүматлары булмаган теләсә кайсы граждан ясый ала.
Балаларга планлы вакцинация 1 яшьтә һәм ревакцинация 6 яшьтә үткәрелә. Прививкалар турында мәгълүматлары булмаган өлкәннәрне планлы иммунизацияләү 35 яшькә кадәр үткәрелә, шулай ук 55 яшькә кадәр риск төркемнәреннән дәвалау - профилактика учреждениеләре, мәгариф учреждениеләре, социаль өлкә һәм коммуналь хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, транспорт, сәүдә хезмәткәрләре һәм вахта ысулы белән эшләүчеләргә прививка ясала.
Документаль рәвештә расланган кызамыкка каршы ике прививка кирәк. Балачакта прививка ясатмаган өлкәннәр прививкалар арасында 3 айдан да ким булмаган аралыкта ике тапкыр прививка ясаталар.
Вакцинаны ике тапкыр керткәннән соң иммунитет 95% очракта, бер тапкыр керткәннән соң 69-81% очракта формалаша. Вакцинациядән соң иммунитет дәвамлылыгы 20 елдан да ким түгел һәм кайбер мәгълүматлар буенча гомерлек (табигый инфекция белән чагыштырырлык).
Авыру куркынычы кызамык белән авырмаган, прививка ясатмаган яки бер тапкыр прививка ясатмаган кешеләргә яный. Авыру 1 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук 5 яшькә кадәрге балаларга, башка авырулар катлаулануы килеп чыгу куркынычы белән бәйле рәвештә, аеруча куркыныч тудыра.
Авыруның тирәсендә кызамыкка каршы прививка ясату авыру белән кыска вакытлы элемтәдә булган, яше чикләнмәгән, элек кызамык белән авырмаган, бер тапкыр прививка ясаткан яки прививка ясатмаган барлык кешеләргә кирәк. Прививкалар авыру ачыкланганнан соң беренче 72 сәгать эчендә үткәрелә.
Кызамыкка каршы прививка ясатмаган яки медицина каршы күрсәтмәләре яки прививкадан баш тарту сәбәпле прививка ясатмаган балаларга авыру белән элемтәгә кергәннән соң 5 көннән дә соңга калмыйча нормаль кеше иммуноглобулины кертелә.
Үзеңнең иммун статусын (саклагыч антитәнчекләр булу) кызамык антитәнчекләренә (иммуноглобулин G) кан анализы үткәргәндә белергә мөмкин.
Кызамыкны кисәтү өчен чит илләргә чыгучы, кызамык белән авырмаган, прививка ясатмаган, шулай ук бер тапкыр прививка ясаткан кешеләргә китәргә 10 көн кала прививка ясатырга кирәк.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Авыру килеп чыкканда, авырлыкларны булдырмас өчен һәм тирә-юньдәгеләрне йоктырмас өчен, вакытында медицина ярдәме эзләгез. Прививка ясау һәм авыруны кисәтү яки авыру барышын җиңеләйтү кызамыкның авыр формасына эләгү куркынычына караганда җиңелрәк.
Онытмагыз, сезнең сәламәтлек һәм балаларның сәламәтлеге сезнең кулда!