Районыбыз тарихында үзең турында якты хәтер калдыру өчен Нурлатта туып-үсү мәҗбүри түгел. Исеме шәһәребез урамнарының берсенә бирелгән Анатолий Самаренкин – Нурлатта сирәк кунак. Аксубай районында туып-үскән ул, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерә. Үзвакытында ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып торган, “КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры урынбасары, вице-президенты вазыйфаларын биләгән, “КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры киңәшчесе. ТРның атказанган төзүчесе, РФның мактаулы машина төзүчесе. “Мактау билгесе” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә: Татарстанның Чуваш милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы. Анатолий Константинович меценат, зур иганәчелек эшчәнлеге алып бара. Үзенең игелекле эшләре белән ул нурлатлылар йөрәгендә дә зур эз калдырды.
Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы:
– Иң элек шуны билгеләп үтәсе килә: Анатолий Самаренкин – карьера үсешенең бөтен баскычларын узган легендар шәхес. Шул ук вакытта ул зур түрәләр белән дә, гади кешеләр белән дә җиңел аралаша. Анатолий Константинович ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән елларда республиканың торак пунктларында буалар, ясалма сулыклар төзелде. Безнең районда бик күп гидротехник корылмалар ясалды. Бу саллы сан: төзелеш куәтле барган. Аларның кайберләре кырларны сугару өчен кулланыла, кайсыларында балык үрчетелә... Әлеге буалар хәзер дә халыкка хезмәт итә. Укымышлы, эрудицияле, беркадәр дәрәҗәдә таләпчән дә, Анатолий Константинович беркайчан да тавышын күтәрми. Аның тагын бер мөһим сыйфаты бар – ул үз халкының зур ватанпәрвәре. Чуваш милләте вәкилләрен туплап, Чуваш милли-мәдәни автономиясен үстерү өчен күп эш башкара. Нурлатта уза торган Уяв бәйрәмнәренә дә мәртәбәле кунак булып зур теләк белән килә, әлеге бәйрәмне үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтә. Тыгыз хезмәттәшлегебез киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәм.
Аркадий Клементьев, хезмәт ветераны, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины:
– Эшлекле, намуслы, ул һәркемне – туганнарын, якыннарын, дусларын, авылдашларын һәм башкаларны кайгыртып яши. Анатолий Константинович Яр Чаллыдагы тимер-бетон эшләнмәләр заводы директоры булып эшләгәндә, Иске Чаллы хастаханәсе төзелешенә бик зур ярдәм күрсәтте: тимер-бетон, тротуар плитәләрен безгә предприятие хисабына, түләүсез китерәләр иде. Богдашкинода чиркәү төзелешенә, урам юлларына асфальт салуда булышты. Мин конкрет эш кенә түгел, дөрес киңәш тә ярдәм дип саныйм. Бу җәһәттән Анатолий Константиновичка һәрчак таянырга була.
Гөлнара Исхакова, 9нчы мәктәп директоры:
Анатолий Константинович Самаренкин исеме мәктәбебезнең һәр укучысына таныш. Ул бездә берничә тапкыр булып китте, педагогик коллектив, балалар белән аралашты. Мәктәпкә кергәндә Анатолий Константиновичка багышланган зур стенд эленгән, анда аның бөтен казанышлары, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат бирелә. Ул мәктәбебез тормышында актив катнашуын дәвам итә. Шахмат зонасын ясауда иганәчелек ярдәме күрсәтте. Узган ел исә тагын бер матур бүләк ясады: Уяв бәйрәменә килгәч, мәктәп ихтыяҗлары өчен 70 мең сум акча бирде. Әлеге чараларга без мәктәп фасадына элмә такта ясатып урнаштырдык. Безгә, шәһәребез һәм районыбызга игелекле мөнәсәбәте өчен Анатолий Константиновичка рәхмәтлебез.
Владимир Сидоров, А.К.Самаренкин исемендәге урамда яши:
– Нурлатка лаеклы ялга чыккач күченеп кайттым. Яшь чагымда Яр Чаллыга киткән идем, пенсиягә кадәр тимер-бетон эшләнмәләр заводында хезмәт куйдым. 70нче елларда Анатолий Константинович завод директоры булып эшләде. Ул хәтеремә үз сүзендә тора белүчән, кешелекле һәм тәртипле җитәкче буларак кереп калды. Быел Нурлаттагы Уяв бәйрәменә килгәч, аның белән исәнләштем. Таныдымы икән, әйтә алмыйм. Әмма җавап итеп ул да мине сәламләде һәм елмайды.
Шул көннәрдә Анатолий Самаренкин юбилеен билгеләп үтте. Нурлатлылар юбилярны котлап, аңа җылы теләкләрен җиткерделәр. Һәм, әлбәттә инде, Нурлат җирендәге киләчәк очрашулар турында да сөйләштеләр, ә Анатолий Константинович аңа бервакытта да битараф булмады.