Нурлат Җирлекара үзәк китапханәсендә Пушкин картасы буенча мастер-класс бу атнада ачкычлар саклау бәйләмен бизәүгә багышланган иде.
Аны бизәү өчен Урта диңгез ташлары һәм вак вак ташлар, ә аларны бизәү өчен акрил буяулар кулланылган. Чарада катнашучыларның фантазиясе чыннан да чиксез. Ачкыч саклагычның сюжетлары булып мультфильм геройлары, диңгез картиналары, кошлар һәм мәчеләр рәсемнәре һәм хәтта кояш системасы планеталары да тора.
Балалар куллары белән эшләнгән әлеге ачкычлар саклагыч өй интерьерының матур бизәге булачак. Чөнки еш кына бу әйбер кеше өйдән чыкканда карашы төшкән һәм кайтып кергәннән соң ачкычларны кую урыны. Мәгънәсе бар, ачкычны күзне иркәли торган һәм барлык йорт кешеләренең мәнфәгатьләренә туры китереп ясау мөһим