20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә

2023 елның 17 ноябре, җомга

Район Башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге, шәһәр прокуратурасы һәм башкалар балаларга, аларның ата-аналарына һәм законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Юридик консультацияне ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә баланы тәрбиягә алырга теләүчеләр, уллыкка алучылар, инвалид балалар ала ала.

Сезне 20 ноябрьдә сәгать 10:00да район Башкарма комитетының 17 нче кабинетына чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International