Дәүләт хезмәткәрләренең эшен бәяләгез-дәүләт хезмәтләрендә сораштыру узыгыз

2023 елның 17 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында «Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы муниципаль милектә булган акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләренең эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында» сораштыру үткәрелә.

Катнашучылар 18 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге гражданнар булырга мөмкин!

Сезнең фикерегез мөһим, сораштыру нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенә җибәреләчәк!

Сораштыру өчен 5 минут вакыт бүлеп куегыз, районыгызга тагын да яхшырак булырга булышыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International