Нурлат районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләделәр

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Бүген районда АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын 2023-2024 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс узды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, Дәүләт техник күзәтчелеге начальнигы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы Комиссия кышкы чорда техниканы саклауга һәм ремонтны оештыруга куюның торышын уңай бәяләде. Шулай ук хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча чараларның үтәлеше белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International