Нурлат районы укытучысы “Минем шәҗәрәм" конкурсында җиңде

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Киекле мәктәбе укытучысы Индира Әхмәтвәлиева «Минем шәҗәрәм» конкурсында «Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә җиңүче булды.

Кичә Казанда Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 105 еллыгына багышланган архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Нурлат муниципаль районыннан делегация дә катнашты: Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Лилия Андарова.

Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Киекле урта гомуми белем мәктәбе укытучысы «Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә «Минем шәҗәрәм» конкурсында җиңүче Индира Әхмәтвәлиеваны котлады һәм бүләкләде.

Чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International