"Нурлат-информ"да «Народное ТВорчество» («Халык иҗаты») проекты старт алды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Ул Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу кысаларында уза һәм Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Кичә проект кысаларында Андреевка авыл мәдәният йортында концерт булды, анда Андреевка, Киекле, Кизләү, Чияле Алан, Богдашкино мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары катнашты.

Биредә декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе дә оештырылды, гомумән, барлык чыгышлар безнең районда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен пропагандалады.

Мондый концертлар районның 7 авылында узачак. Нурлат телевидениесе һәр чыгышны җомга көнне «Сина диген жырым» программасында күрсәтәчәк.

Проект кысаларында киләсе концерт 20 ноябрьдә Каравыл Тавында булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International