"Нурлат-информ" “Ихлас бүләк" проектын башлап җибәрү турында игълан итә

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

«Нурлат-информ» язылу кампаниясе кысаларында «Ихлас бүләк» («Подарок от души») проектын игълан итә.

Теләге булган һәркем үз якташларына туган телдә район газетасы «Дуслык», «Дружба», «Туслах»ка язылып, проектка кушыла ала. Иң мөһиме, бу игелекле эш чын күңелдән, ихлас йөрәктән башкарылсын. Чөнки бүләк ителгән газетага язылу нурлатлыларның өйләренә яхшы хәбәр алып киләчәк һәм аларны ярты ел дәвамында сөендерәчәк.

«Ихлас бүләк» проекты Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Өч телдә чыга торган газета битләрендә традицияләр, мәдәни кыйммәтләр, төрле милләт халыклары мирасы чагылыш таба.

“Ихлас бүләк" проектыннан сез дә читтә калмагыз! Ә безнең проектка кушылачак якташларыбыз турында, әлбәттә, газета битләрендә, сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләячәкбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International