Илкүләм спорт премиясенә кандидатлар билгеле булды Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия конкурслары нәтиҗәләре буенча 18 номинациядә 54 финалист билгеләнде.
«Россиянең спорт объекты: Иң яхшы спорт объекты» номинациясендә кандидатлар исемлегенә атказанган спорт мастеры Галимҗан Сәлих улы Хөсәенов исемендәге «Тулпар» Спорт сарае да керде.
Премиянең җиңүчеләре берничә этапта билгеләнә: лауреатларны сайлап алуның беренче этабы физик культура һәм спорт өлкәсендәге номинацияләр буенча бөтенроссия конкурслары форматында уза. Конкурс комиссияләре әгъзалары гаризаларны карыйлар һәм 18 номинациянең һәркайсында өчәр финалист билгелиләр. Икенче этапта экспертлар советы составына Россиянең танылган спортчылары, тренерлары, сәясәтчеләре һәм мәдәният эшлеклеләре керә, лауреатларны билгели.
Лауреатлар 30 ноябрьдә Дәүләт Кремль Сараенда тантаналы чарада игълан ителәчәк.
Уңышлар телибез!