Татарстанда ун ярминкә көнендә фермерлар 789 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен саткан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.
"Ун ярминкә нәтиҗәләре буенча 7315 тонна яшелчә, шул исәптән 4528 тонна бәрәңге, шулай ук 457,3 тонна сөт, 548,8 тонна шикәр, 770 тонна ит, шул исәптән 443,4 тонна сыер ите сатылган», – дип сөйләделәр министрлыкта.
Ярминкәләр үткәрүдә 35 муниципаль район катнашты, 9477 транспорт берәмлеге җәлеп ителде.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 сентябрьдә эшли башлады һәм 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм республиканың 26 районында уза.