Бүген иртән 18 егетне Россия Кораллы Көчләре сафларына ашыгыч хәрби хезмәткә озаттылар.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев аларга җиңел хезмәт итүләрен теләде: “Бер елдан соң ныгып, хәрби хезмәт тәҗрибәсе туплап исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез".
Аның сүзләренә Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин, авыл җирлекләре башлыклары да кушылды.