Нурлатлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Түләүсез юридик ярдәм көне 24 ноябрьдә узачак.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм көне узачак. Көн дәвамында нурлатлылар адвокат, БТИ юрисконсульты, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, нотариус, шулай ук Россия Социаль фонды белгече консультациясен ала алачак.

Алдан язылу өчен телефон: 2-28-24.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International