Нурлатлылар ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында катнашты

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Кичә Казанда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча ярышлар узды.

Республикада Спартакиада инде 11нче тапкыр үткәрелә. Ярышлар ел дәвамында февральдән декабрьгә кадәр тугыз спорт төре буенча уза: чаңгы узышлары, волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар арасында), өстәл теннисы, бильярд, шахмат, җиңел атлетика, бадминтон, мини-футбол һәм йөзү.

Бильярд буенча ярышларда район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендәге Нурлат районы командасы катнашты.

Муниципаль хезмәткәрләр алдында мини-футбол буенча турнир бар, ул 16-18 ноябрьдә узачак. Ә 1-4 декабрьдә җиңел атлетика, йөзү, бадминтон һәм шахмат буенча ярышларны уздыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International